Актаныш

Марат Садыйков төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә куркынычсызлык чараларын югары бәяләде

Республиканың сәламәтлек саклау министры РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүен оештырганда күрелгән куркынычсызлык чараларын югары бәяләде. Министр үз тавышын Казанның 68нче мәктәбендә бирде.
 

Реклама

"Барлык куркынычсызлык чаралары да сакланган. Сез үзегез күргәнсездер, социаль дистанция саклана, температура үлчәнә, битлекләр, перчаткалар бар, участок комиссиясе әгъзалары белән аралашу — барысы да югары дәрәҗәдә», — дип билгеләп үтте ул журналистлар белән әңгәмәдә.
 

Садыйков илнең Төп Законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирде. «Мин бүген Россия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү хокукыннан файдаландым. Безнең дәүләтнең төп бурычы - халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм гомер озынлыгын арттыру. Медицина ярдәме илнең бөтен территориясендә һәркем алырлык, үз вакытында һәм сыйфатлы булырга тиеш. Нәкъ менә бу үзгәрешләр приоритет буларак ныгытылган", - диде ул.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: