Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов «Урам» экстрим-паркында сынау ярышларында булды

Казансу елгасы ярында «Урам» паркы Россиядә мондый төрдәге иң зур проект булачак.

Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Яшьләр көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Урам» яңа экстрим-паркында сынау ярышларында булды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Миллениум» күпере янындагы парк күп функцияле иҗтимагый киңлеккә әвереләчәк, төзелеш мәйданы 2 гектарга якын тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов BMX-фристайл буенча Россия чемпионы Ирек Ризаев белән парк турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

«Бу дөньяда иң яхшы мәйданчыкларның берсе! Австралиядә һәм Америкада яшәүчеләр кунакка килергә теләүләрен яза», — дип сөйләде Ирек Ризаев Татарстан Республикасы Президентына.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Урам» паркының рәсми ачылышы коронавирус пандемиясе һәм кайбер төгәлләнмәгән эшләр аркасында кичектерелә.

undefined

undefined

 https://tatar-inform.tatar/news/official/27-06-2020/r-st-m-mi-nehanov-uram-ekstrim-parkynda-synau-yaryshlarynda-buldy-5752616

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев