Актаныш

Салих Сәйдәшевка багышланган яңа арт-объект барлыкка килде

Эшнең авторлары - студентлар-архитекторлар.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршында бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевка багышланган яңа арт-объект барлыкка килде. Бу хакта «Инде»гә инсталляция авторларының берсе — КГАСУ студенты Екатерина Захарова биргән интервьюга сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәти булмаган фотозона өчен бөек композитор Салих Сәйдәшевнең портреты алынган. Инсталляция Салих Сәйдәшевнең портретын күрергә мөмкин булган металлдан тора.

Реклама

Эшнең авторлары — студентлар-архитекторлар. Узган елның маенда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган воркшопта проектны гамәлгә ашырачак җиңүче команда ачыкланган. Конкурсның төп бурычы — уникаль фотозона эшләү. Концепцияне дизайн-студиясе тормышка ашырган.

 https://tatar-inform.tatar/news/culture/18-06-2020/salih-s-yd-shevka-bagyshlangan-ya-a-art-ob-ekt-barlykka-kilde-5750433

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: