Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан инвалидлары үзизоляцияләү чорында инвентарьга заказны онлайн бирә ала

Республика буенча Россия социаль иминиятләштерү Фонды льготалы категориясе булган гражданнарга коляскаларны һәм подгузникларны өйгә китерүне оештыра.

undefined

Үзеңне изоляцияләү режимы вакытында Татарстаннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр реабилитация чараларын онлайн китерүне рәсмиләштерә алалар. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

"Реабилитацияләүнең техник чараларына яки протез-ортопед эшләнмәләргә ихтыяҗ карантин вакытында барлыкка килгән очракта, ФСС үзизоляцияләү режимын бозудан саклану өчен, дәүләт хезмәтләре аша гаризаны “читтән торып” рәсмиләштерергә яки гариза бланкын безнең сайтта бирергә тәкъдим итә", - дип билгеләп үттеләр фондта.

Реклама

Шулай итеп, читтән торып, гаризаларны кулдан язырга кирәк. Өстәмә итеп, паспорт ( беренче һәм регистрация битен), СНИЛС, МСЭ справкаларын, ИПР - билгеләнгән техник җиһазлар кергән шәхси реабилитация программасының копияләрен куеп, почта аша түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: РО ФСС РФ РТ, Казан, К. Нәҗми урамы, 2/39.

Моннан тыш, матбугат хезмәтендә ТР буенча РФ Социаль иминият фонды мохтаҗларны подгузниклар һәм пеленкалар белән өзлексез тәэмин итә, шулай ук реабилитацияләүнең техник чаралары, әйтик, качалка-кәнәфиләр белән тәэмин итү буенча дәүләт контрактына эләккәннәрнең өйләренә китереләчәк.

"Хәтта инвалидларга үзизоляцияләү чорында да, барлык бу эшләнмәләрне тәэмин итүчеләр, саклык чараларын үтәп, өйләренә китерә", - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев