Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда кимендә, елга бер тапкыр пенсияләрне индексацияләүне хупладылар

Мондый фикерне ТР Ветераннар берлеге комитеты рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев җиткерде.

Ветераннарның (инвалидларның) республика иҗтимагый оешмасы «Татарстан Республикасы ветераннары берлеге» пенсияләрне елга кимендә бер тапкыр индексацияләүгә кагылышлы Россия Конституциясендәге үзгәрешләрне хуплады. Мондый фикерне ТР ветераннар берлеге комитеты рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев белдерде.

"Бу төзәтмә безнең ветераннарның ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Әгәр бу Конституциядә  расланса, без моңа сөенәбез генә. Бу сорауларны безнең вәкилләр ишетте, һәм алар бу тәкъдимне Конституциягә керттеләр. Әйе, без моны хуплыйбыз», – диде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ветераннар яхшы пенсия һәм торак белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта төзәтмәләр дару чаралары һәм социаль хезмәтләр белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итүне тизләтәчәк.

Илнең төп законында социаль пособиеләр һәм түләүләр индексациясен, шулай ук, гражданнарның мәҗбүри социаль иминләштерүен беркетергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев