Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда узачак хезмәт ярминкәсендә бөтен Россиядән 9,5 меңләп вакансия тәкъдим ителә

«Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия хезмәт ярминкәсенең федераль этабы 23 июньдә узачак.

Татарстанда аның кысаларындагы чаралар өч шәһәрдә — Казан, Чаллы һәм Түбән Камада үткәреләчәк. Хезмәт ярминкәсен оештыручылар иң зур ихтыяҗ булган 10 вакансияне һәм иң югары хезмәт хакы түләнә торган 8 вакансияне атады.

Иң күп таләп ителгән вазифалар:

1. Машина йөртүче — 2335 вакансия (уртача хезмәт хакы — 38 504 сум)
2. Булышчы эшче — 2020 вакансия (уртача хезмәт хакы — 22 499 сум)
3. Инженер (төрле юнәлештәге) — 1211 вакансия (уртача хезмәт хакы — 41 370 сум) 
4. Кисүче — 762 вакансия (уртача хезмәт хакы — 18 886 сум)
5. Контролер (төрле өлкәдә) — 735 вакансия (уртача хезмәт хакы — 36 145 сум)
6. Җыештыручы — 705 вакансия (уртача хезмәт хакы — 18 886 сум)
7. Электр белән эретеп ябыштыручы — 222 вакансия (уртача хезмәт хакы — 46 770 сум)
8. Аппаратчы — 179 вакансия (уртача хезмәт хакы — 31 597 сум)
9. Клепкалаучы — 180 вакансия (уртача хезмәт хакы — 40 000 сум)
10. Фрезерчы — 160 вакансия (уртача хезмәт хакы — 50 416 сум)
11. Стропальчы — 133 вакансия (уртача хезмәт хакы — 22 500 сум).

Иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр:

1. Фрезерчы — 50 000-120 000 сум
2. Программалы идарә белән эшләүче станоклар операторы — 65 000-110 000 сум
3. Токарь — 80 000-130 000 сум
4. Арматурачы — 90 000-105 000 сум
5. Электр җиһазларын ремонтлаучы слесарь-электрчы — 120 000-200 000 сум
6. Инженер-геодезчы — 159 000-195 000 сум
7. Эретеп ябыштыручы (төзелеш конструкцияләре белән эшли торган) — 165 000 сумга кадәр
8. Буровой эремәсе буенча инженер-технолог — 165 000-300 000 сум.

Казанда Бөтенроссия хезмәт ярминкәсе «Горки-Әмәт урманы» паркында (Җиңү проспекты, 69) оештырылачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 917 395 45 74.

Чаллыда ярминкәне «КАМАЗ» Мәдәният сарае кабул итәчәк (Тынычлык проспекты, 87/22). Белешмә өчен телефон: 8 917 270 08 94. 

Түбән Кама шәһәрендә ул «Ковер» Яшьләр инициативасы үзәгендә (Мәктәп бульвары, 7/2) узачак. Мәгълүмат өчен телефоннар: 8 917 884 25 55 һәм (8555) 41-69-23.

Эш урыннары тәкъдим ителә торган әлеге ярминкәләргә керү бушлай. Бары тик алдан түбәндәге сылтама буенча заявка тутырырга кирәк: https://trudvsem. ru/job_fair#form. Шунда язып җибәргән электрон почтага чакыру киләчәк.

Татарстанда узачак ярминкәдә барлыгы 9,5 меңнән артык вакансия тәкъдим ителер дип көтелә. Анда республикадан да 377 оешма катнашачак.

Әлеге вакыйга эш эзләүчеләргә бүгенге көндә аеруча ихтыяҗ зур булган һөнәрне табарга, ә инде эше булганнарга яңа вакансияләрне барларга булышачак. Ярминкәдә катнашучылар хезмәт базарындагы ихтыяҗлар белән таныша алачак. Шулай ук аларга «Демография» илкүләм проекты буенча яңартыла торган мәшгульлек хезмәтенең заманча мөмкинлекләреннән файдаланырга тәкъдим ителәчәк.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла. 

Бу хакта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев