Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

«Хәрби батырлык өчен» медале иясе Рөстәм Вәлиев: Без бармасак, кем?

«Правовед» юридик оешмасы җитәкчесе, озак еллар район сайлау комиссиясен җитәкләгән Рөстәм Вәлиев өлешчә хәрби операция барышында сугышчан бурычын уңышлы үтәгән өчен икенче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медаленә лаек булды.

Рөстәм Гафурҗан улы әлеге бүләккә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге һәм башка хезмәтләре өчен лаек дип табылган. Әлбәттә, якташыбызның хәрби хезмәттә, шулай ук кизү торганда, өйрәнүләрдә һәм маневрлар ясаганда, сугышчан әзерлек барышындагы күрсәткечләре дә батареяда иң яхшысы дип билгеләнә. 
Кызганыч, Рөстәм белән элемтәгә керә алмадык, белгәнебезчә, хәрби операциядә алгы сызыкта хезмәт итүчеләр белән сөйләшү бик чикле. Шуның өчен Бүген без Рөстәме өчен җан атып, ут йотып торган җәмәгате Асия белән әңгәмә кордык. 

— Хәлләрегез ничек, Асия?

— Аллага шөкер, бөтен гаиләбез белән бүген без Рөстәм өчен догада торабыз. Сөйләшүләр бик сирәк, кыска гына җөмләләр белән аралашабыз. Рөстәм безне «Барысы да яхшы», дип тынычландыра.

— Рөстәм Гафурҗан улы мобилизация игълан ителгән очракта иң беренче чакырылучыларның берсе иде дип беләбез. Ирегез 1995-1996 елларда Чечняда да булган. Әнисе белән генә үскән егетне тиеш булмаса да Чечняга җибәрәләр, 1 айга гына дип алып керәләр, тик аның хезмәте 9 айга сузыла. Кайнар ноктада ул рядовой стрелок булган. Мобилизацияләнү булырга мөмкин икәнлеге турында сөйләшә идегезме? 

— Беркайчан да бу хакта сөйләшкәнебез булмады. Чөнки беребез дә мондый вакыйгалар башланыр дип башыбызга да китермәде. Мобилизация турындагы предписаниесе бар иде. Аның нигезендә, әгәр илдә мобилизация була калса, Рөстәм ярты сәгать эчендә хәрби комиссариатка барырга тиеш. 2022 елның сентябрь аенда Россиядә өлешчә мобилизация башлану белән Рөстәм «Мин военкоматка барам», диде. Мин куркып калдым, «Рөстәм, анда барасың икән, сине алып китәләр!» дип аны бер атна тыеп тордым. «Барырга, диләр икән, барам!», дип, район хәрби комиссариатына үзе турында хәбәр итте. Рәсми чакыру килгәнче, Рөстәм юридик эшчәнлек белән шөгыльләнде. Кыска гына вакыт эчендә районыбыздан өлешчә хәрби мобилизациягә алынган күпбалалы ир-егетләрне Актанышка кайтарту буенча Мәскәүгә, Казанга документлар әзерләде, прокуратура белән тыгыз элемтәдә торды. Нәтиҗәдә, биш райондашыбыз кире Актанышка гаиләләренә кайтты, ә Рөстәмне без 24 октябрьдә озаттык. 

Райондашыбыз Рөстәм Вәлиевне белмәгән кеше сирәктер. Юридик яктан грамоталы белгеч беренчеләрдән булып Актанышта шәхси компаниясен ачып җибәрде. «Правовед» оешмасында хатыны Асия белән катлаулы ситуациядә калган кешеләрнең, гозер белән килүчеләрнең мәсьәләләрен уңышлы чишүче булып танылды. Һәрвакыт тыныч, позитив рухлы Рөстәм эштә, җәмәгатьчелек арасында гына түгел, гаиләдә дә якыннарына ныклы терәк була. Аның шушы сыйфаты кайнар нокталарда да нык ярдәм итә. 

-Рөстәм беркайчан зарланмый, аның бөтен сүзе- «Бар да әйбәт!». Әле күптән түгел, нәкъ ярты елдан соң отпускага кайтты. 15 майдан 30 майга кадәр гаилә белән бергә булды. Аны каршылаганда да, озатканда да бик авыр булды. Бигрәк тә кызыбыз Алена әтисе белән аерылышуны авыр кичерә. Әйе, «анда» җиңел түгел, күңелем белән сизеп торам. Алда әйткәнчә, Рөстәмнең авызыннан уфтанып бер сүз дә чыкканы юк,-ди солдат хатыны Асия.

Машина йөртүче- водитель булып хезмәт итүче якташыбыз икенче линиядә миномет батареясында неонацизмга каршы көрәшә. «Эчкә» 3 көнгә дә, 1 атнага да керә. Хәзер солдатлар азайгач, «эчкә» керүләр ешайган. Асия дә, балалар да аның «тегеннән» чыканын ут йотып көтәләр. Бөтен сөйләшү телеграмм- каналдан, гадәттә Рөстәм иртәнге дүртләрдә хәбәргә чыга. 

— Без аңа гаиләдәге барлык яңалыкларны язабыз, ә аның ягыннан хәбәрләр бик кыска. Ашауны үзләре дә әзерлиләр, көнгә бер тапкыр үзәктән кайнар азык китерәләр. Бер нәрсәгә дә кытлык юк. Гуманитар ярдәм бу яктан солдатларга нык терәк булды. Рөстәм, барлык ярдәм итүчеләргә, бу ярдәмне оештыручыларга, илтеп тапшыручыларга зур рәхмәт әйтергә кушты. 

— Рөстәм отпускага кайтып китте. Ирең үзгәргәнме, Асия?

— Рөстәм мин аны белә-белгәннән бирле бик тотнаклы, беркайчан авыр сүз әйтмәс, балаларны да нык ярата торган үрнәк әти булды. Әмма бу аерылып тору безнең мөнәсәбәтләрне тагы да җылытты, бер-беребезнең кадерен тагы да ныграк аңлыйбыз. Үзара мөнәсәбәтләребез моңарчы да бик әйбәт иде. Шулай да без бөтенләй дөрес яшәмәгәнбез, вак-төяк өчен борчылу көчле булган. Хәзер тормыш приоритетларыбыз гел башка төрлегә әйләнеп бара. 

— Хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләре билгеле бер күләмдә дәүләт ярдәме ала. Контракт төзегән очракта хезмәт хаклары югары, премияләр, льгота һәм төрле түләүләр турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan. ru сылтамасы аша кереп укучыларыбыз мәгълүм сайтта таныша алалар. Ә сезгә ничек булышалар, Асия?

— Рөстәм мобилизацияләнгәннән соң, квартплата кәгазендә аның өчен чүпкә түләү килми башлады. Улым Айдар белән кызым Алена мәктәп ашханәсендә бушка тукланалар. Социаль яклау бүлеге аша ике балага бер тапкыр 20 мең күләмендә пособие алдык. Утын китерергә була диделәр, анысына әле гариза язмаган идем.
 

Өлешчә мобилизация башлангач, күп кенә авылдашлар Рөстәмне үз теләге белән китте дип уйлый. Хәтта Асиягә урамда ямьсез сүзләр әйтүчеләр очрый. Асия белән Алена да баштарак Рөстәмнең «анда» баруын аңлый алмыйлар. Чөнки яңалыклардан ишетеп, белеп торалар- бу чорда күпләр чит илләргә күчеп китте. Ә менә уллары Айдар әтисенең бу гамәлен хуплый, әнисе белән сеңелесен дә «Әти дөрес эшләде! Кеше сүзенә игътибар бирмәгез», дип өйдәгеләрне тынычландыра. 

— Рөстәмнең бер сүзе бар- «Кто, если не мы?», ди ул. Әйе, алар бармаса, безне кем яклар?  Илгә куркыныныч янаганда нинди ир-егет тыныч кына утырсын инде. Ә Рөстәм бигрәк тә. Тизрәк бу вакыйгалар тынычлансын, тәртип урнашсын иде. Барлык хәрби операциядәге егетләрнең исән-сау кайтуын телим,- ди Асия.

Контракт хезмәтенә бәйле барлык сораулар буенча барлык җаваплар әлеге сылтама аркылы мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исән сау,сәламәт булып,сөенеп әйләнеп кайтырга язсын Рөстәмгә һәм башка солдатларга