Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Халкыбыз җәүһәрләре

«Агыйдел дулкыннары»нда: Алсу Галиеваның «Алсу кыш» шигырьләр циклы

Райондашыбыз Алсу Галиева «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсенә әле генә күптән түгел генә кабул ителде. Әмма актив иҗаты белән шигырь сөючеләрнең күңелен яулый бара ул. Әйдәгез, аның «Алсу кыш» шигырьләр циклы белән танышыйк.

Җәйнең яңгыр болытлары
Көтүдән артта калган,
Адашып йөреп, күп вакыт,
Кыш җиткәндә табылган.

Яңгыр явасы болыттан
Бер туктамый кар ява,
Адашып йөргәнгә шулай,
Җирдән гафу ялвара.

Әй син болыт, син ирекле!
Юктыр кешенең көче,
Аллаһыдан бирелмәгән
Бәйдә тотарга сине.

Ничек дөрес, ничек әйбәт?
Барсы Аллаһ кулында.
Сиңе бөекли диндарың
Шөкер әйтеп, каршыңда.
18.01.2024


Суык бабай җәйнең төсен
Беркайчан да күрмәгән,
Шуның өчен рәсемнәрен
Буяуларга төрмәгән.

Ясаган ул сурәтләрен
Безнең тәрәзәләргә,
Күзәтәбез көнозыны
Бозлы бизәкләр генә.
13.01.2024


Кышкы чүл, нинди сәхрә!
Ап-ак тузан бар җирдә.
Ак кояш зәңгәр күктә,
Акка чумам үзем дә.

Ак җәймәнең өстендә
Сукмак салынган эздән,
Карап торамын димә
Ул да күмелә тиздән.
13.01.2024

Суык бабасы эшенә,
Буран атлы оныгы,
Көчле җил һәм кар туздырып
Беркөн килеп утырды.

Тәртип иде бабасында:
Урамда һичберсе юк,
Машиналар да кабынмый,
Тәрәзәдә хозурлык.

Агачлар бәстән киенгән,
Энҗе-мәрҗән бизәкле,
Офыкта җемелди таулар
Ялтыравык итәкле.

Оныгы, сабырсызрак шул,
Кабалана, тик тормый.
Шуның өчен Буран җиле
Аяк астында дулый.

Суык бабасы эшендә
Бозды булган тәртипне,
Матур агачлар өстеннән
Койды бәсле киемне.

Кар тузаны арасыннан
Инде офык күренми.
Кайда аяк басарга да
Төп-төгәл белеп булмый.

Карап әйтте Суык бабай
Буранның бу эшенә:
«Сабырлыкка өйрән, давай»
Көрәк биреп үзенә.
16.01.2024


Өем-өем карлардан
Тау ясалган урамда,
Берәү түгел, берничә -
Карап торам, үтмичә.

Кызык ич, менә нишлим?
Машиналарны күзлим:
Берсе эттереп бара,
Калганнарга юл сала.

Арттагылары җыя,
КамАЗ арбасы тула.
Кар быел бездә уңган,
Димәк эшләре мулдан.

Мин карап, зыян салмыйм,
Үз-үземне дә саклыйм.
Күзлимен тик ерактан,
Күренмим ич якыннан.

Эшкә комачау итмик,
Кагыйдәләрне үтик.
Олы юл — машинага,
Без йөрик тротуарда.
10.01.2024

Әй бу буран, бик та шаян
Җил белән ул дуслашкан,
Көне буе дулап йөреп
Ничек кенә армаган.

Куышлы уйныйлар әллә,
Әллә качышлы шунда.
Бер-берсен куып йөргәндә
Кар тузаннары куба.

Әйдә уйна, синең вакыт,
Кыш бит елда бер генә,
Уйнап туймаган идем дип,
Башка фасылда килмә.
19.01.2024

Алсу Галиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шигырьләрең бик матур, Алсу! Иҗади уңышлар сиңа!

    • аватар Без имени

      0

      0

      "Актаныш-информ" электрон гәҗитенә бик зур рәхмәт