Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Медицина учреждениесендә эшләүче 51 яшьлек ханым мошенникларга 2,5 миллион сум акча күчергән

Медицина учреждениесендә эшләүче 51 яшьлек ханым полициягә мөрәҗәгать иткән. Ханым мошенниклар тозагына эләгеп, 2,5 миллион сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм аларны ике атна дәвамында аферистларга күчергән. Максаты - өстәмә керем эшләү булган. Ләкин ул баемаган, алданган гына.

Тәүлек эчендә Татарстанда яшәүчеләр мошенникларга 4 миллион сум акча күчергән.
 

Казан шәһәре буенча 5нче полиция бүлегенә 65 яшьлек пенсионер хатын мошенниклык турында гариза беләнмөрәҗәгать иткән. Мошенниклар аны 500 мең сум күләмендә акча запасын  “хәвефсез счетка” күчерергә күндергән.Нәтиҗә бер – пенсионер акчасыз калган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә:таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Социаль челтәрләрдәаралашканда уяу булыгыз. Шикле сылтамалар һәм тикшерелмәгән сайтларга күчмәгез. Уяу булыгыз, мошенникларның хәйләләренә эләкмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев