Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ БИРСӘ ДӘ БИРӘ ИКӘН

Аллаһы Тәгалә бирәсе килгән колына чыгарып куя юлына дигән сүзләр дөрес була икән. Апам сөйләгән вакыйгаларның берничәсен языйм әле.

–Көтмәгәндә генә булды, туганым бу хәл, – диеп башлады сүзен апам.– Бер ахирәтем Коръән ашына чакырды. Барыр вакыт якынлашканда гына, корт гүләгән тавыш ишетеп, бакчага күз салсам, бер умартам аера башлаган. Яннарына бардым, күчем башкалары  куна торган уңайлы җиргә барып сырмасынмы. Инде нишләргә? Җыя башласаң, тынычланып бетмәгәннәр, иртәрәк. Ашка китсәң, аны кем генә җыеп ала инде. Чакырган җиргә ашка бармас идең, кунаклар җыелгандыр. Коръән укырга миннән башка кеше безнең  авылда юк. Инде килүемне көтәләрдер. Күч сырган җирдә ике сәгатьләп тора, диләр. Җыйсам да салырга әзер умартам юк. Миңа язган булса, кайтканымны көтәр әле, дип киттем чакырган йортка. 

                                     Аштан кайтсам (ике сәгатьләп кенә вакыт нык үтте инде), күчем очып китмәгән, мине көткәндер инде. Эш әйберләрен алдым да бардым кортлар янына. Бик тыныч торалар. Җыйдым тубалыма. Бер көн базда тоттым да, көчсезрәк  умартам бар иде, шуңа өстәдем дә куйдым. Иртән күзәтәм боларны. Нишләрләр, сугышмаслармы? Юк, тып-тынычлар, эшлиләр, сары китергәннәре күренә. 

 


                                     Төш җитеп килгәндә, яңа салынган күч булгандыр инде, чыкты да тагын шул кичәге урынга сырды. Менә син, агай. Бик арыган булсам да тагын җыйдым тегеләрне, ә кич җитүгә юып тазартылган башка умартама салдым. Тик кортларым икенче көнне  аннан да чыктылар, нәрсәсен яратмаганнардыр. Инде теләсә нишләгез, диеп бу юлы җыймадым, мин башка чарасын белмим бит. Бәлки үземә язмагандыр. Китәселәре киләдер, очып китсеннәр. Торасылары икән – әнә кортлары булган, үзләренә ошаган берәр туганнары янына кереп яшәсеннәр, дидем дә өйгә кереп яттым. Башым авырта иде.


                                     Ышанасыңмы, туганым, ике көн кортларым сырган урыннан китмәделәр. Җилдә җилләделәр, төнлә салкында кундылар, көндез кояшта тордылар. Дөрес, артык эсседә интекмәсеннәр дип күләгә ясап куйдым. Өч көнлек азык белән юлга чыгалар, диләр иде. Шул хак икән. Шунда кәрәз дә үстерә башладылар, ләкин китмәделәр.
                                         Кичкә таба зәңгәр күктә яңгыр болытлары җыела башлагач, кызганып җыеп алдым да, икенче бер иске умартаны нык кына юып, хуш исле үләннәр суы белән сөртеп япкач, башка беркая да очмадылар, өйләрен яраттылар, ахры. Бәлки, беренче япкан буш умартамда берәр начар ис булгандыр. Кортлар исне тиз сизә, диләр. Барын да тиз белеп бетереп булмый инде.

Әгъдәл САФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Әдәбият Әдәби балкыш Әгъдәл Сафин Сатира Актаныш хәбәрләре Язмыш Бу кызыклы