Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Җәяүле» профилактик ункөнлегендә ЮИД отрядлары райондашларга юл кагыйдәләрен аңлатты

Районыбызның Дәүләт автоинспекциясе 20 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында «Җәяүле» профилактика ункөнлеге уздырды. Әлеге акция җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмау максаты белән оештырыла.

            Ункөнлек дәвамында район ЮХИДИ инспекторлары юл кичүләрендә җәяүлеләргә өстенлек бирмәүче шоферларны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне ачыклады. Декада барышында юл кагыйдәләрен үтәмәгән 2 райондашыбызга кисәтү ясалды. Җәяүлеләр тарафыннан башка кагыйдә бозулар теркәлмәгән. Әмма ел башыннан бүгенгә кадәр булган саннар уйландыра.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев әйтүенчә, җәяүлеләргә кагылышлы кагыйдәләрне санга сукмаган 315 райондашыбызга протокол төзелгән. ЮХИДИ инспекторлары тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыккан, җәяүлеләргә юл бирмәгән актанышлыларга хәвефсезлек кагыйдәләрен аңлаткан.

            

  Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең ЮИД отряды "Җәяүле" акциясе кысаларында инспекторларга ярдәмгә килде. Укучылар 28 октябрьдә Ленин проспектының район суды янындагы җәяүле кичүендә үтеп баручылар белән профилактик әңгәмәләр үткәреп белешмәлек тапшырды.

Юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш бүлеге профилактика җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова акция кысаларында оештырылган чарага яктылык кайтаргыч тасмалар да алып килгән иде.

ЮИД отряды егетләре һәм кызлары җәяүлеләргә бу элементларны биргәндә аны көзге караңгы вакытта тагуның мөһимлеге турында сөйләделәр. 

Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар. Яктылык кайтаргыч элементларны, брелокларны, беләзекләрне транспорт юлыннан 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр өстә урнаштыру мәҗбүри. Аларны урнаштыру өчен иң кулай урыннар – күкрәк һәм ботлар. Җәяүледә шундый элементларның берничә булуы – оптималь вариант. 140 сантиметр озынлыктагы баланың фликерларын рюкзагына, җиңенең өске өлешенә, баш киеменә урнаштыру зарур. Әгәр кеше велосипедта хәрәкәт итә, үзе янында бала арбасы яки чана бар икән, әлеге транспорт чараларына да фликерлар урнаштыру зарур. Яктылык кайтаргыч элементларны кешеләргә генә түгел, йорт хайваннарының муенчакларына һәм япмаларына да урнаштырырга кирәк.

             Ләйсән Рәдиф кызы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең ЮИД отрядына "Җәяүле" профилактик чарасында актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде. Барлык райондашларны көзге һава шартларының юлда йөрүчеләр өчен уңайсызлыклар тудыруын, шуңа күрә игътибарны тагы да арттырып юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев