Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ленин проспектында җәяүлене бәрдергән автомобиль йөртүче исерек булган

16 нчы сентябрь, җомга көнне Ленин проспектының район суды янындагы җәяүлеләр кичүендә 1979 нчы елгы ир-егетне Hyundai Genesis маркалы җиңел автомобиль бәрдереп китә.

              Җәяүлене тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаталар.

             Юл фаҗигасе 20.35 сәгатьтә, ягъни төнге вакытта теркәлә. Җәяүле юл кичүе аша чыкканмы, әллә кичү билгеләнмәгән урында авария булганмы- бүген әлеге юл фаҗигасе буенча хокук саклау органы вәкилләре җентекле тикшерү үткәрә.

               Ә менә машина йөртүченең эчкән хәлдә руль артына утыруы инде ачык билгеле. Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев белдерде.

             Хөрмәтле райондашлар! Көзге һәм кышкы чорда якты вакыт кыскара, һава шартлары да еш үзгәреп торучан, яңгыр, кар яву, томан юлдагы вәзгыятьне кискенләштерә. Тизлек режимын, хәвефсез дистанцияне саклау, маневрлар ясаганда сак булу һәм тормозга басу фаҗигане булдырмый калырга ярдәм итәр. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев