Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Район үзәк хастаханәсенә «ГранаТ-Стан Групп» компаниясе биохимик анализатор бүләк итте

Актаныш район үзәк хастаханәсендә хәзер көн саен 600-700 кешенең кан анализын тикшерергә мөмкин. Теге яки бу органдагы авыруны нефтьчеләр бүләк иткән биохмик анализатор 21 төрле параметр буенча ачыклый. Бу «ГранаТ-Стан Групп» компаниясе тарафыннан район халкының сәламәтлеген кайгыртып бирелгән беренче генә бүләк түгел.

             Актаныш районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев "ГранаТ-Стан Групп" компаниясе генераль директоры Тимур Шәймиевкә шәхсән үз исеменнән, шулай ук барлык райондашларның олы рәхмәтен юллый. 

 

- Якташыбыз Тимур Айрат улы җитәкчелегендәге "ГранаТ-Стан Групп" компаниясе үзәк хастаханәгә 2017 елдан башлап миллионлаган суммадагы матди ярдәм күрсәтә. 2017 елда эксперт классындагы УЗИ аппараты бүләк иткән иде. 2021 елда ковид- госпиталь ачылгач авыруларны кислород белән тәэмин итүче 15 концентратор алып бирделәр, аның гомуми бәясе 1, 5 миллион сумнан артып китә.

Ноябрь аенда компания ярдәме белән Чехословакиядә эшләнгән биохимик анализатор кайтты, хәзер хастаханәдә ике шундый заманча җиһазыбыз бар. Бу көн саен 600-700 анализ ясарга мөмкинлек бирә. Ел әйләнәсе  180  мең анализ дигән сүз бит бу!- ди Айдар Рәфгать улы.

  Озак еллар хастаханәнең биохимия кабинетында хезмәт куйган Гөлнур Галиева белән Рушания Петряева яңа җиһазның эш җаена бик тиз төшенгән.

- Бу биохимик анализаторда барлык хәрәкәтләр автоматлаштырылган. 

1983 елда хастаханәнең лабораториясенә эшкә килгән идек. Бар эшне дә кул белән үзебез башкардык. Беренче елларда кайнатып анализладык. Аннан  биоматериалга реактив матдә салып, үзебез чутлап нәтиҗәләрне  ясадык.

Һәрбер реактив куйган саен калибровкаладык, гамәлдәге таблицадагы саннарга нигезләнеп патология нормасын исәпләдек,- дип тәҗрибәле фельдшер-лаборантлар үз һөнәрләренең никадәр яңарыш кичерүен сөйләделәр.

 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ". Автор фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев