Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Иңбаш сызлау нәрсәгә бәйле?

Аның авыртуы кайбер җитди авырулар турында кисәтә.

Иңбашның әледән-әле сызлап торуы кайбер авырулар булуы турында кисәтә. Бу хакта билгеле табиб-невролог һәм остеопат Александр Борисычев аңлатма бирә.

Иңбаш авыртуы, кагыйдә буларак, ике сәбәпкә бәйле булуы мөмкин. Беренчесе травма алуга һәм кулбаш буынының зыян күрүенә бәйле. Моны гади генә итеп тикшереп була.

“Кулны баш артына куеп, җиденче муен умырткасын баш бармак белән тотып карарга кирәк. Әгәр авырту тоймыйсыз икән, иңбаш зыян күрмәгән дигән сүз”, — дип аңлата табиб.

 

Иңбаш авыртуын китереп чыгаручы авырулар арасында С5, С6 муен нервысына зыян килү, бавыр, йөрәк ишемиясе, күкрәк апертурасы синдромы, пневмония булуы мөмкин.

 

Фото: blog.mednote.life

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев