Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

КОРОНАВИРУСЛЫ ВӘЗГЫЯТЬ: КТ-3 һәм КТ- 4 булганда организмга кислород җитми, кеше вафат була

             Коронавирус белән авыручыларның хәлен табиблар КТ, ягъни үпкәгә ясалган компьютер томографиясе күрсәткече белән бәяли. Бу хакта район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев аңлатты. 

              Дүрт төркемгә бүленгән күрсәткечнең беренчесе, КТ-1 дип аталганында үпкәнең  25 проценты зарарлана.  КТ-2  – 50, КТ-3  – 75, КТ-4 булганда 100 процентка кадәр ялкынсынган дигән сүз. КТ-3 һәм КТ-4 булганда организмга кислород җитми, нәтиҗәдә кеше вафат була. Кызганыч, соңгы көннәрдә госпитальдә дәваланган 6 райондашыбыз әнә шул рәвешле якты дөнья белән хушлашкан. Авыруларның хәле кискен начарлангач, реанимация бүлегенә күчерелеп ИВЛ аппаратына тоташтыру да ярдәм итә алмаган. 

              Госпиталь ачылганнан башлап 179 кеше дәваланган. 102 се терелеп чыккан, 20 авыру башка госпитальләргә озатылган. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев госпитальдә 23 райондашыбызның гомере өзелүен әйтте. Үлүчеләрнең 85 процентын 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә.

            Госпитальдә кислородка мохтаҗлык зур. Көн саен авыруларга, гомуми исәпләгәндә 1,5 тонна кислород сулаталар. ТР  Сәламәтлек саклау министрлыгы район хастаханәсен өзеклекләрсез кислород һәм дарулар белән тәэмин итә. Госпитальдә ике табиб авыруларның сәламәтлеген даими күзәтеп тора. Төнге кизү оештырылган.

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев