Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Кызамык профилактикасы турында

Барлык ата-аналарга мөрәҗәгать итәбез — прививкалар календаре планына ярашлы иммунлаштыру узу бик мөһим. Бу беренче чиратта балаларның сәламәтлеген саклау өчен кирәк.

Авыруның башлангыч көннәрендә өске сулыш юллары органнарының ялкынсынуы, томау, конъюктивит кебек билгеләр була, тән температурасы күтәрелә. Мондый билгеләр өч-дүрт көн күзәтелә, яңадан биткә, тәнгә, кул-аякларга вак кына кызыл тимгелләр чыга. Тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә. Вирус авыру кешенең организмыннан йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, хәтта сулаганда да күпләп бүленеп чыга.


Кызамык белән авырган кешене йогышлы периодында аерым бүлмәгә урнаштыру мәҗбүри. Йогышлы авырулар бүлегендә бокс-палаталарда дәвалыйлар. Табиб кушканны төгәл үтәп, ятып кына торса, авыру кеше 7-10 көннән сәламәтләнә. Температуралы, авыру көе аякта йөреп торса, кызамыктан өзлегү куркынычы зур. Өзлегеп, тын юллары, үпкәләр, бөерләр ялкынсынып, төрле катлауланулар килеп чыгарга ихтимал.

Кызамык — һава-тамчы юлы белән таралучы иң йогышлы вируслы авыруларның берсе. Ул сулыш юллары, авыз куышлыгындагы лайлалы тышча, күзләр ялкынсыну, тимгелле таплар чыгудан гыйбарәт, аңа сулыш һәм ашкайнату органнарында катлауланулар хас. Аңардан бары тик иммунлаштыру гына саклап калачак. Балалар бер яшьлек чагында прививкаланырга һәм 6 яшьтә ревакцинацияләнергә тиеш. Коллектив иммунитет булдыру, чирнең таралуын кисәтү өчен сабыйлар гына түгел, хәвеф төркемендәгеләр дә (медиклар, укытучылар, җәмгыять туклануы, транспорт өлкәсендә эшләүчеләр, вахтачылар һ. б.) даими вакциналау үтәргә тиеш.

Профилактик прививкалар календаре буенча балаларга 1 һәм 6 яшьләрдә кызамыкка каршы прививка эшләнергә тиеш. 20-25 еллар элек кызамыкка каршы прививка бер генә тапкыр эшләнә иде. Нәтиҗәсе түбән, иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәгәнлектән, ике прививка булырга тиеш. Шунлыктан 35 яшькә кадәр булган кешеләргә прививкалары бөтенләй булмаса, яки прививкалар ясатканны раслаган документлары булмаса, кызамыкка каршы 2 тапкыр 6 ай интервал белән прививкалар эшләнергә тиеш. Ә инде бер прививка алганнарга прививка бер генә тапкыр ясала.

Прививка кызамык авыруыннан саклый торган бердәнбер чара икәнен истән чыгармыйк. Вакытында прививкаларны ясатыгыз, урындагы медицина хезмәтенә, участок табибларына мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев