Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

«Роспотребнадзор«ның Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова: Сабантуйлар аек үтәчәк

Бүген Бөтендөнья азык-төлек куркынычсызлыгы көне билгеләнә. Азык- төлек куркынычсызлыгы — төп мәсьәлә. Яр Чаллы шәһәре баш дәүләт санитар табибенең Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова белән бу уңайдан актуаль сораулардан торган әңгәмә корырга булдым.

Хәерле көн, Луиза Махъяновна! Сабантуйларда хәмер эчеп бик урынсыз, үзләрен оят хәленә калдыручылар бар иде. Хәер, сабантуй үткәрелгән көнне территориядә хәмер сату тыела, дип хәбәрдарбыз. Кемдер тирги, кемдер мыек астыннан елмаядыр. Әмма бик дөрес эш. Анда кешеләр күңел ачарга килә, ә исерекләргә карарга түгел.

— Исәнмесез, Юлай. Массакүләм чаралар вакытында спиртлы эчемлекләрне бездә сату рөхсәт ителми. Катгый тыела. Спиртлы эчемлекләр аерым таләпләргә туры килешле һәм маркировка белән генә сатылырга тиеш. Сабантуй — милләтебезнең иң матур бәйрәме, чын-чыннан халык бәйрәме! Андый ямьсез күренешләр булмыйча, күркәм итеп үткәрергә кирәк. 


Ялларга санаулы көннәр калды. Күпләр сабантуйларда сәүдә нокталарына агылачак, тәмлүшкәләр дә сатып алачак. 

— Сабантуйда хуш исле, тәмле шашлык сату, җәмәгатьчелек туклану нокталары күпләп эшли. Гадәттә, балаларыбыз өчен дә тәм-том, туңдырмалар сату урыннары бик күп тәкъдим ителә. Әти-әниләр колагына да җиткерәсем килә: бары тик рөхсәт ителгән, файдалы составлы ашамлыклар гына алсыннар иде. Зарарлы консервантлар кушылганнарны читкә этсәк дөрес булыр. 
Шашлыклар буенча һәрвакыт әйтеп киләм. Бары тик безнең «Роспотребнадзор» белән килешенгән ассортимент белән сатырга тиеш сатуга чыккан җитештерүчеләр. Чит республикадан килгәннәр икән үзләренең урындагы «Роспотребнадзор» тарафыннан махсус рөхсәт алырга тиешләр.
Чиста, тиешле ветеринар экспертиза үткән иттән булырга тиеш. Ә менә тавык итеннән шашлыклар рөхсәт ителми. Сальмонеллёз авыруы, тиешле термик эшкәртү үтмәве белән куркынычлык тудыра ул. Сабантуйга сыйфатлы товар һәм кирәк-яраклар гына алып чыгылса иде! Кеше сәламәтлеге — беренче чиратта!


Луиза Махъяновна, бу атна башыннан ук Ульяновск, Саратов өлкәләрендә бик күңелсез хәл булды бит инде.

— Бу инде шушы алкоголь эчемлекне җитештерү предприятиесендә тиешле чималны кулланмау нәтиҗәсендә булырга бик мөмкин. Без бу очрактан соң районыбызның барлык кибетләренә элемтәгә чыктык, мөрәҗәгать иттек. Шөкер, «Мистер Сидр» сатылмавы билгеле булды. Челтәрле магазиннар да даими рәвештә безнең игътибар үзәгендә тора. Һәр кулланучы продукциянең сыйфатын тикшереп, карап, сак булып алсын иде. 


Әңгәмәнең дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев