Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сөякләр сызлыймы?

Менә сезгә бер яхшы киңәш.

Өлкән яшьтәгеләр остеопороз авыруы турында яхшы белә булыр, аның "коксоартроз" дигәне дә бар әле. Бер язылучыбыз бу чирләрне менә ничек дәвалаган.

Күптәннән инде буыннарым сызлый, дәваханәдә дә ятып чыктым, күпме дару эчеп, күпме уколлар, мазьлар кулландым, файдасы бик аз булды. Диагноз: “коксоартроз”, “остеопороз” һ.б. Операция кирәк, диделәр. Шуннан соң шушы халык рецепты белән дәвалана башладым.

Тавык йомыркасының кабыгын юып, суда кайнатып (салманелла булмасын өчен), киптереп, кофемолка аркылы порошок ясадык. Шул порошокны иртә белән бер чәй калагы күләмендә чынаякка салам, аңа лимон суты салып биш минут тотам, урысча әйткәндә "известьны гасить" итәм, ул чыжлап тора. Шуңа кибеттән алган куе катык салып, болгатып ач карынга эчәм. Иптәшем дә тез буыны белән азаплана, аңа да операция кирәк, диделәр. Ул да шуны эчә башлады. Аңа да бик зур файдасы тиде. Аллага шөкер, хәзерге көндә бу авырулардан арындык", - дип язган Ибраһим Фатихов.

Шушы чирләрдән интегүчеләр булса, кулланып карагыз, файдасы тими калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев