Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Үзәк хастаханәдә 260 райондашыбызга кискен сулыш юллары авыруы диагнозы куелган, аларның 76-сы балалар

Кышкы чорда кискен сулыш юллары авырулары гадәттән тыш артып китә. Быел да декабрьнең икенче яртысында район үзәк хастаханәсенә ОРВИ һәм грипп авыруына дучар булган 260 райондашыбыз медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Шуларның 76-сы балалар.

                 Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, тагын шуның кадәр авыру өйдә дәвалануын фаразласак, бу саннар тагы да арта, дип саный.

          Югары температура, хәлсезлек, коры ютәлдән симптомлы авырулар фильтр-бокста кабул ителә. Ә 18 яшькәчә пациентларны поликлиниканың балалар консультациясендә аерым кабинетта карап тикшерәләр. Көн саен 60-70 авыру фильтр-бокс аша уза. Арада коронавирус диагнозы расланганнары да бар, атна эчендә якынча 20 сырхауга ковид диагнозы куелган. Өч райондашыбызның үпкәсе ялкынсынып Чаллыдагы инфекцион авырулар хастаханәсенә озатылган. "Аларның хәлләре белән даими кызыксынып торабыз", ди Айдар Рәфгать улы.

         Коронавирус авыруы янына быелгы сезонда  "Дуңгыз гриппы" дигәне дә өстәлде. Шөкер, анысы әле районыбызга килеп кермәде дип ышандыра табиблар. Әмма "дуңгыз гриппы" стмптомнары белән охшашлыклар күп. Фильтр-бокска мөрәҗәгать итүчеләрнең борын куышлыгыннан коронавирус һәм дуңгыз гриппына мазоклар алына һәм  диагнозны ачыклау өчен Чаллыдагы инфекцион авырулар хастаханәсе лабораториясенә юллана.

"Авыру турындагы барлык мәгълүматлар электрон теркәлә, штрих-код бирелә", ди йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы Алия Галиева.

Хәтәр чирнең булу- булмавы турындагы хәбәр янә Актаныш хастаханәсе поликлиникасына кайта. 

          Табиблар сезонлы чирләргә бирешмәс өчен иммунитетны ныгытырга, вакытында прививка ясатырга кирәклеген әйтә. Әгәр авыргансыз икән, үз белдегең белән дәваланудан тыелып торыгыз, ашыгыч ярдәм хезмәтенә, табибка мөрәҗәгать итегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев