Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Рөстәм Ильясов: Быел Богады авылы урамына вак таш салынды, икенче елга- Яңа Әлемнекенә

Актаныш авылының 7 урамына каты өслек-асфальт юл салыначагын хәбәр иткән идек. Авылларыбыз ни хәлдә соң? Авыл урамнары кайчан каралачак? Әлеге сорау белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Ильясовка мөрәҗәгать иттек.

            Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән район үзәге Актаныш урамнарын төзекләндерү башланды. Асфальт түшәләчәк урамнарның озынлыгы 4 километр 759 метр, ул  21912 квадрат метрны тәшкил итә. Әлеге урамнардагы төзелеш эшләре белән безне район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Ильясов таныштырды.

Очрашудан файдаланып ул журналистларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде: 

– Президент программасы белән бергә район юл фонды акчалары ярдәмендә район юлларын төзекләндерәбез. Халык ун елдан артык яшәгән урамнарга киләсе елга тулысынча каты өслек түшәләчәк. Ә инде 57 нче бистәнең яңа урамнарына ком түшибез. Төзелеш эшләре барганда алар тапталып, тыгызланачак. Һәм киләчәктә районның юллар фонды программасы нигезендә  әкренләп вак таш салуны, аңа каты өслек түшәргә җыенабыз. 

 


- Район үзәгендә генә түгел, авылларыбызда да кайбер урамнарда юллар бик начар. Аларга игътибар булырмы?


- Авылларда да юлларны төзекләндерү дәвам итә. Быел Богады авылындагы урамга щебенка салынды. Киләсе елга вак таш салу Яңа Әлем авыл җирлегенә каралган. 2022нче елда муниципаль юл фонды буенча 70 миллион сумга якын район эчендәге юллар төзелде. Шулай ук региональ һәм федераль юлларга ел саен 400-500 миллион сумлык төзекләндерү үткәрелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев