Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Зур төзелешләр илендә: Ленар Зарипов җентекләп районыбыздагы төзелешләр белән танышты

Районыбызда әле тегендә, әле монда төзелешләр кайнавына ияләшеп беттек. Бик тиздән футболчы егетләребезне сөендереп Актанышта универсаль спорт мәйданчыгы- футбол манежы ачылачак.

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм инфраструктур үсеш өчен җаваплы башка иптәшләр районыбыздагы төзелеш эшләре белән танышты.

Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы футбол манежына нигез салынуга әле күптән түгел генә. Шуңа да кармастан бик тиздән заманча, иркен һәм матур объект үз ишекләрен ачачак. Җитәкчеләр бүген төзелеш эшләрен тизләтү буенча үзара фикер алышты.

Спорт мәйданчыгының ишек алдын матурлау, төзекләндерү беренчел бурыч. Газ казаннарын да урнаштырасы бар әле. Шулай ук автомобильләр өчен тукталыш ясау да планлаштырыла. Аны генераль подряд компаниясе белән беррәттән үзебезнең коммуналь оешмалар башкарачак. 

Актаныштагы кебек спорт манежы республикабызның Азнакай, Апас районнарында сафка баса. Алдагы елларда Минзәлә һәм башка районнарда төзелеп кулланылуга тапшырылды. 

Актаныштагы спорт мәйданчыгы Казанның "Универсал" ҖЧҖ төзүчеләре көче белән төзелә.

Район җитәкчелеге Яңа Әлем авылындагы мәдәният сарае һәм Иске Идел ярындагы пляждагы эшчәнлекне дә карады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев