Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Без әле дә бергә, без әле дә матур: Бүген Актанышта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үрнәк парларны хөрмәтләделәр

Бүген Актаныш районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап зур бәйрәм тантанасы узды. 50, 60, 65 ел парлы гомер кичергән парлар бер-берсенең күзләренә мәхәббәт белән карап, «Без әле дә бергә, без әле дә матур, тик кайгылар гына килмәсен», дип сөю хисләрен кабат яңартты.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә рәсми төстә 2008 елдан бирле билгеләп үтелә. Нәкъ шушы көнне парлы матур гомер кичерүче гаиләләр хөрмәтләнә. Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруны оештыру комитеты “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип аталган медаль чыгарган иде. Медаль турындагы нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугрылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә.

Бүген әлеге дәрәҗәле бүләккә Богады авылыннан Азат һәм Фирая Якуповлар лаек булды. 40 ел бергә яшәүче Азат Миргазиян улы белән Фирая Әхнәф кызына “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тантаналы төстә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды. 

Ленар Рафак улы райондашларыбызны котлап, бүгенге истәлекле көн уңаеннан изге теләкләрен җиткерде:

 Гаилә булганда мәхәббәт, җылылык, балаларны ярату була. Балаларны тигезлектә тәрбияләп үстерү безнең бурычыбыз. Медальгә лаек булган парларыбыз яшьләргә, балаларга үрнәк, шуңа күрә дә әлеге бүләккә лаек булдылар. Алдагы көннәрегез дә бәхеткә, сөенечкә тулы булсын. Онык-оныкчыкларның туйларында парлап утырырга язсын!

Алга таба да Үзәк парктагы Пар балдаклар фонтаны бәхетле мизгелләрнең шахиты булды.

Ленар Зарипов Аеш авылыннан 65 ел бергә яшәүче Рәсимҗан һәм Галия Акмаловларны тимер туйлары белән тәбрикләде, аларның бер кеше гомере кадәр вакытны тигезлектә гомер итүләренә соклануын белдерде.

Бурсыктан 60 ел парлап канат каккан Фәнис, Сания Рәхимовлар, Актаныштан алтын туйларын каршылаган Илфат-Сирина Иманаевлар, Назыйф-Вәфия Исламовларга да Ленар Рафак улы һәр гаиләнең асыл сыйфатларын билгеләп үтеп, үзенең рәхмәт хатын, чәчәк гөлләмәләре белән җылы юрганнар тапшырды.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова исә янә алтын туйларын билгеләп үтүче райондашларыбызны хөрмәтләде, әлеге уңганнарның гаилә тормышында да, яраткан һөнәрләрендә дә армый-талмый хезмәт итүләрен билгеләп үтте. Районыбызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләренә рәхмәтен белдерде.

Менә алар безнең горурлыгыбыз булган алтын туйчылар- Актаныштан Рафис һәм Әлүсә Вәлихановлар, Актанышбаштан Шәрип белән Гүзәл Насриевлар, Чирү авылыннан Шәйхенур, Рәмилә Салиховлар, Аештан Зәнил һәм Җәмгыя Маликовлар. балалары, онык-оныкчыклары өчен әти-әниләрен район күләмендә зурлап халыкка таныту олы горурлык. Газизләренә изге теләкләрен җиткерергә килгән балалар чыгыш ясаганда бу хакта кат-кат искәртеп, район җитәкчеләренә, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен әйттеләр. Чирү авылыннан килгән Шәйхенур абый исә хәләле Рәмилә апага багышлап бик матур җыр сузды, әлеге сүзләр бүгенге бәйрәм хуҗаларының күңел халәтенә бик тә туры килә: «Без әле дә бергә, без әле дә матур, тик кайгылар гына килмәсен!»

Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева һәрбер парның мәхәббәтле язмышы белән таныштырды, балаларына биргән күркәм тәрбиясе турында сөйләде.

Әлеге матур бәйрәмнең иң гүзәл бизәге- узган җомга көнне генә ЗАГС бүлегендә никахлашу таныклыгын кулларына алып кызыл туйларын гөрләткән яшь гаилә- Илдар Шәрипов һәм  Гөлнара Гатина тантана ахырында янә бер ямь өстәде. Илдар белән Гөлнараны законлы никахлары белән Гөлфинә Баян кызы да котлап «Татар халык ашлары» дигән зур томлык бүләк итте. Яшьләр хөрмәтенә вальс көе яңгырады, ак ефәк туй күлмәге кигән кәләш белән, бәйрәмчә костюмдагы кияүгә ярты гасыр бергә яшәүче парлар кушылды. Район мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр гаилә кыйммәтләренә багышланган күмәк һәм ялгыз җырларын башкардылар. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев