Актанышта йорт, капка алларының чисталыгына ныклы игътибар биреләчәк
Вакытлыча район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфак Бариев җитәкчелегендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршында эшләп килгән административ комиссиянең утырышы узды.
Утырышка 10 райондашыбыз чакырулы иде. Бүген, урам якта, тыкрыкларда, хуҗалыкта кирәге чыгар әле дип еллар буе җыйган, чәчелеп яткан тимер-томыр, төзелеш материаллары, салам, тирес һб өючеләрнең эшләре каралды.
Чисталык икеайлыгында гына түгел, әлеге мәсьәләгә районда даими рәвештә игътибар бирелә.
Һәркемнең йорт тирәсе, капка алды хуҗасының, авылның йөзе.
Җирлекләрдә даими рәвештә рейдлар үткәрелә. Комиссиянең төп максаты җәза бирү яки штрафка тарту түгел, ә тәртип саклау, кисәтү. Әлбәттә, әгәр дә инде кисәткәч тә мәсьәлә хәл ителми икән, җаваплы зат саллы гына штрафка тартылырга мөмкин.
Актаныш районы хакимиятенең мәгълүмат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев