Яр Чаллыда Актаныш якташлар җәмгыятенең зур очрашуы узды.
Актаныштан чыккан талантлы җырчылар, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "Баламишкин" гармунчылар ансамбле үзләренең моңлы чыгышлары белән залны тутырдылар. Концерт бик уңышлы узды, зал тулы иде, һәр чыгышны җылы каршы алдылар.

Бәйрәм чарасына килгән якташларыбызны район башлыгы урынбасары Фәрит Сәетгали улы һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының үзәк район Хакимияте башлыгы, якташыбыз Фидәрис Фәндәвис улы сәламләде.
Якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Тәҗетдин улы, алдынгы якташларыбызны хөрмәтләде. Шулай ук, махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызның якыннарына ярдәм күрсәтү мөһим эш итеп куелды. Якташлар бер-берсенә терәк булуын, авырлыкларны бергә күтәрүен күрсәттеләр.

Моннан тыш, чарада Актаныш продукциясе тәкъдим ителде. Тәмле чәк-чәкләр, Актаныш икмәге, шулай ук ит ризыклары һәм ярымфабрикатлар да бар иде. Теләгән һәркем бу файдалы һәм тәмле продукцияне сатып ала алды.
Бу очрашу – якташларның бер-берсе белән элемтәләрен ныгыту, туган якка булган хисләрне уртаклашу, ярдәмләшү өчен бик зур мөмкинлек булды. Якташлар бердәмлеге – көч ул!
Нет комментариев