Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
«Ак калфак»лылар — милләтнең йөзек кашы!

Мөслимдәге «Ак калфак»лылар утырышында безнекеләр дә катнаша

Бүген ут күрше — Мөслим муниципаль районында Бөтендөнья татар хатын-кызларын туплаган иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы үтә.

Утырышка Казаннан оешма рәисе, күренекле якташыбыз Кәдрия Идрисова да килгән. Биредә безнең районның йөзек кашлары булган хатын-кызлар — "Ак калфак«ның Актаныш районы бүлекчәсенең рәисе, район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова һәм Актанышның яңа буын үзәк китапханәсе директоры Гөлназ Әхмәдишина да катнаша.

Утырыш «Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе» исеме астында оештырылган. Ул бик бай программалы, әлеге вакытта Айгөл Рәдис кызы «Чишмәләрдә — гомер агышлары» исемле матур һәм мавыктыргыч сәяхәттә булуларын әйтте. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз Иске Вәрәш авылының «Дуслык» чишмәсендә булганнар. «Су буенда самавыр агарту» йоласын караганнар, мастер-классларда катнашканнар. Себерке бәйләгәннәр, шифалы үләннәрдән чәйләр ясаганнар. Киләсе тукталышлары Метрәй авылында була икән. Ул өлеш «Тал-тирәкле, ярминкәле Метрәй» дип атала икән. Планда авылның ял паркы белән танышу, ярминкәдә булу, авыл тарихына төшенү бар.

Гүзәл затларыбыз- тормыш нигезе. Төрле әһәмиятле һәм мөһим чыгышлар тыңлап, мәртәбәле кунаклар белән күрешеп, бик зур мәгълүмат туплана мондый җыеннарда. Гомумән, һәр мәйданчыкта җанлы аралашу, фикер алышу, төрле тарафларда яшәүче милләттәшләребезнең үзара тәҗрибә уртаклашуы — аларның алдагы эшчәнлеге өчен зур идеяләр, рух чыганагы бирә бүген Мөслим ягы да!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев