Комбайнер Эльбрус Мөхәммәтов: «Уңыш — уртак тырышлык нәтиҗәсе»
Кырлардан хәбәрләр

Комбайнер Эльбрус Мөхәммәтов: «Уңыш — уртак тырышлык нәтиҗәсе»

«Актаныш» агрофирмасында кукуруз урып-җыю эшләре ахырына якынлашканда, кырдагы төп эшчеләрнең берсе — комбайнер Эльбрус Мөхәммәтов белән әңгәмә корып алдык. Ул быелгы уңыш, техниканың эш сыйфаты һәм кырдагы көндәлек эшчәнлек турында сөйләде.

«Һава торышы да, уңыш та әйбәт килде»

Эльбрус Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, быел һава торышы урып-җыю эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкарырга мөмкинлек биргән. Кукуруз мәйданнарының соңгы гектарларын суктырганда механизаторларның күңелләре аеруча көр:

"Актаныш» агрофирмасы

«Бу елны кукуруз уңышы да, һава торышы да бик әйбәт килде. Аллага шөкер, барысын да вакытында төгәлләп киләбез», — дип билгеләп үтә ул.

Кайбер көннәрдә уңышның күплегеннән бункерлар тиз тула, иртәнге сменаларда исә эш тагы да куәтлерәк. Аның сүзләренчә, уңышны бункердан бушату һәм амбарга ташу эшләре график буенча бара.

Заманча техника — уңыш нигезе

Кырда хәзер заманча һәм көчле комбайннар гына эшли. Эльбрус Мөхәммәтов үзе иярләгән техниканың үзенчәлекләренә тукталып үтте: үзе йөртә торган комбайннар (атап әйткәндә, заманча John Deere үрнәге) үзенең куәте һәм ышанычлылыгы белән аерылып тора. Техник яклардан кайвакыт вак-төяк авырлыклар чыкса да, аларны тиз арада җайга салып җибәргәннәр.

Яшь кулдаш — ышанычлы терәк

"Актаныш» агрофирмасыҺәр уңышлы эшнең артында тырыш кешеләр тора. Эльбрус Мөхәммәтов үзенә ярдәм иткән яшь кулдашын- ярдәмчсесен мактап үтте: Айнур Хәбиров инде икенче ел рәттән аның белән бергә уңышлы хезмәт куя. Ул Актаныш техникумының 4нче курс студенты, киләчәктә үз һөнәренең остасы булачак төпле механик.

«Яшь булса да, эшкә җитез һәм жаваплы карый. Аның белән эшләү күңелле», — дип сыйфатлый Эльбрус Айнурны.

Киләсе елга планнар

Урып-җыю сезоны тәмамлангач та комбайнчыларның ял итәргә вакытлары юк диярлек. Төп максат — техниканы карап, вакытында саклауга кую һәм киләсе елга яңа ремонт эшләрен башлау.

Тырыш хезмәткәрләрнең максатчан, уртак тырышлыгы белән Актаныш районында киләсе елларга да зур уңышларга ирешү юллары ачык.


Нет комментариев