Әлмәтнең яшь геологлары Актаныш районында булды
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Әлмәтнең яшь геологлары Актаныш районында булды

Әлмәт шәһәрендәге М. К. Тагиров исемендәге 1 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучыларыннан торган «Геобанда» яшь геологлар командасы Актаныш районына танып-белү экскурсиясенә килде.

Районга килгән команда составында капитан Шамил Ногманов һәм аның сыйныфташлары бар. Укучыларны укытучы-остазлары Альберт Әхәтов һәм Альбина Искәндәрова озата йөрде.

Яшь геологлар Әнәк авылындагы «Бабайда кунакта» комплексында, Шәрип Шәймиев музеенда булып, Актаныш районының тарихи үткәне, күренекле шәхесләре һәм туган якның бай мирасы белән танышты.

Әлеге сәфәр укучылар өчен гади экскурсия генә түгел, ә киләчәккә юнәлтелгән әзерлекнең бер өлеше дә булып тора. Алар 2027 елда булачак Минтимер Шәймиев елына багышланган теманы өйрәнүгә алдан ук керешкәннәр. Бу юнәлештәге эзләнүләре һәм белемнәре киләчәктә яшь геологларның республика олимпиадасында катнашулары өчен база булып тора.

«Геобанда» командасы 2027 елның җәендә узачак XII Республикакүләм ачык кыр шартларындагы яшь геологлар олимпиадасында катнашырга әзерләнә. Узган ел да әлеге бәйгедә үзләрен сынап караган укучылар өчен бу тәҗрибә киләсе ярышларга тагын да җитдирәк әзерләнергә мөмкинлек бирә.

Туган якның табигатен, геологик байлыкларын, тарихын өйрәнү, эзләнү һәм фәнни кызыксынуны үстерү — яшь геологларның төп максатларының берсе. Актаныш районына сәфәр дә аларның белемнәрен тулыландыруда, яңа мәгълүматлар туплауда үз өлешен керткәндер дигән теләктә калабыз.


Нет комментариев