Укучыбыз Фәнисә апа һәр санны көтеп ала
«Актаныш таңнары» газетасының тугры укучылары арасында Фәнисә Хөснимар кызы Тимирова да бар. Ул еллар буе район яңалыкларын күзәтеп бара, ә иң гаҗәбе — газетаны бүген дә күзлексез укый.
«Актаныш таңнары» газетасы күп еллар дәвамында укучылары өчен туган як тормышының көзгесе булып хезмәт итә. Бигрәк тә өлкән буын вәкилләре аны яратып укый: авыл тормышы, район яңалыклары, истәлекле очрашулар, хезмәт кешеләре турында язмалар һәм файдалы киңәшләр һәр санны көтеп алырга мәҗбүр итә.
Шундый тугры укучыларыбызның берсе — Фәнисә Хөснимар кызы Тимирова. Ул газетаның һәр санын игътибар белән укып бара, районда булган вакыйгалар белән кызыксына, авылдашлары турында язмаларны калдырмыйча укый.
Фәнисә апаның тагын бер үзенчәлеге бар: ул газетаны күзлексез укый. Яшьтән үк күзләренең яхшы булуы нәтиҗәсендә бүген дә теләсә кайсы полосаны рәхәтләнеп һәм игътибар белән укый ала. Бу исә аның сәламәтлегенә һәм тормышка актив карашына соклану уята.
Без Фәнисә Хөснимар кызын газетабызга булган тугрылыгы өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алдагы көннәрдә дә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхетле мизгелләр телибез. «Актаныш таңнары» белән дуслыгыгыз озын еллар дәвам итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев