7 ноябрь - Бөек Октябрь революциясе көне
Бүген - 7 ноябрь. Кайчандыр бу көн илебездә календарьның «Кызыл көне» иде. Тарих...
СССР дигән зур илебез чорында бу бәйрәм, ягъни 7 ноябрь - Бөек Октябрь революциясе көне, мөһим даталарның берсе иде.
Халык гүләп демонстрацияларгә чыкты, клубларда концертлар оештырылды, докладлар сөйләнде, аннан соң кешеләр өйләрендә зурлап бәйрәм иттеләр. Советлар Берлеге таркалгач, кыйммәтләр үзгәрде. Әмма тарихны тиз генә хәтердән юып булмый. Илебезнең 70 еллык бер сәхифәсе ул.
Көн саен нинди дә булса бәйрәм, истәлекле дата билгеләп үтелә, нинди бәйрәм килсә дә җирдә тынычлык хөкем сөрсен, дәүләтләр, халыклар үзара тату яшәсен, балалар бәхетле үссен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев