Актаныш

Актаныш районы

16+
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

7 ноябрь тарихыннан: Бүген Октябрь революциясе көне

Дөнья тарихына зур йогынты ясаган һәм тирән эз калдырган сәяси вакыйгага 107 ел. 1917 елның 25 октябрендә (яңа стиль белән – 7 ноябрьдә) Петроградта Бөек Октябрь социалистик революциясе була. Нәтиҗәдә, Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелә һәм властька күпчелекне большевиклар тәшкил иткән II Бөтенрусия Советлар съезды килә. Революция башында Владимир Ульянов (Ленин) һәм башкалар тора. Октябрь революциясе – дөнья тарихына зур йогынты ясаган XX гасырның зур әһәмияткә ия булган сәяси вакыйгаларының берсе. Нәтиҗәдә, Русия халкының язмышы гына түгел, җәмгыять һәм кеше хокуклары да үзгәрешләр кичерә.


Әлбәттә, революциянең икенче көнендә үк халык мул һәм имин тормышта яши башлады дисәк, дөрес булмас. Чөнки Октябрь револю­ция­сеннән соң илдә Гражданнар сугышы башлана. Илебез халкы, “аклар” һәм “кызыллар”га бүленеп, кан койды. Шуңа карамастан, революция уңай үзгәрешләргә китерә. Эшче­ләр, крестьяннар озак еллар дәвам иткән коллыктан котыла. Яңа шартлар буенча бер кеше икенчесен эксплуатацияли алмый. Социаль изү һәм милли тигезсезлек юкка чыгарыла. Моңа кадәр эшче көч буларак кына файдаланылган гади халыкка игътибар арта. Наданлыкны бетерү өчен җитди чаралар күрелә, сәла­мәтлек саклау өлкәсендә шактый уңай үзгәрешләр була.


Тарихчылар фикеренчә, XX-XXI гасырларда күпчелек сугышларның, хәрби кон­фликт­ларның, илләрдәге махсус рәвештә оештырылган үзгәртеп кору­ларның сәбәбе уртак. Аларның күп­челеге табигый байлыклар булган терри­торияләрне яңадан бүлү белән бәйле. Революциягә кадәр Русия җирләренә Бөек Британия, АКШ, Германия һәм башка илләр кызыккан була. Революция булмаса, икътисады үсешмәгән, аягында көч-хәл белән басып торган иле­безнең язмышы аяныч булыр иде.


Русиядәге Октябрь революциясе Европа, Азия һәм Латин Америкасы илләре революционерларын да дәрт­лән­дерә. Нәтиҗәдә, изелеп, коллыкта, ач-ялангач яшәүче бик күп халыклар азатлык яулый.


Бүген җәмгыятьтә 102 ел элек тормышыбызны тамырдан үзгәрткән вакыйга турында төрле фикерләр яши. Кай­берәүләр, революция булмаса, яхшырак яшәгән булыр идек, дип уйлый. Нәрсә генә дисәләр дә, ил тормышында Октябрь революциясе мөһим эз калдырды. Сигез сәгатьлек эш көне, ай саен түләнүче хезмәт хакы, отпуск, ял көннәре, шифаха­нәләргә юлламалар... Ягъни хезмәт кешесенә хөрмәт рево­лю­циядән соң күрсәтелә башлый.


Совет чорында 7 ноябрь “календарьда кызыл көн” булып исәпләнә иде, ул елларда бу көн зур бәйрәм буларак билгеләп үтелде. Хәзер Октябрь революциясе көне календарьга бәйрәм көне булмаса да, өлкән буын вәкил­ләре йөрәгендә ул һаман да зур бәйрәм буларак яши.


7 ноябрь хатирәләр яңарту һәм үткәннәрне искә төшерү көне ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев