Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Актаныш төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!

Бүген, августның икенче якшәмбесе, 10 августта төзүчеләр көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм Россиядә 1960 нчы елда барлыкка килде. Шул көннән башлап авылларыбыз, шәһәрләребезнең йөзен, матурлыгын, төзеклеген булдыручы һөнәр ияләрен зурлау матур традициягә әверелде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та районыбыз төзүчеләренә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!

Төзелешләр икътисадның тотрыклы үсешенә ныклы этәргеч бирүче юнәлешләрнең берсе. Сезнең хезмәт җәмгыяви яктан аеруча зур әһәмияткә ия. Сезнең ярдәм белән районыбыз көннән-көн матурая, үсеш ала. Сезнең хезмәт нәтиҗәсе районыбыз халкының иминлеген, аларның лаеклы тормышын тәэмин итә. 
Быел күпсанлы федераль һәм республика программалары нигезендә шактый эш башкарылды. Капиталь ремонт программалары буенча мәктәпләр, торак йортлар, юллар, ФАПлар төзекләндерелә, яңалары сафка баса. Мондый зур проектлар барысы да сезнең тырыш хезмәтегез, җаваплыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә тормышка ашырыла.

Районыбызның социаль-икътисади үсешенә үзегездән зур өлеш кертүегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. 
Актанышның барлык төзүчеләрен дә һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм. Киләчәктә дә хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә имин тормыш телим.

Ленар Зарипов, Актаныш муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев