Укучылар Актаныш районындагы полиция хезмәте тарихы белән таныштылар
Бүген Актаныш районы 1 нче санлы мәктәпнең 3 нче класс укучылары Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегендә кунакта булып, музейга сәяхәт иттеләр.
Укучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең Ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Вахитов Васил Гапделхак улы, Актаныш районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең шәхси состав белән эшләү буенча белгече, полиция лейтенанты Газизова Рамилә Фәнис кызы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ профилактика бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы каршы алып файдалы һәм кирәкле очрашуда укучылар белән аралаштылар, аларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
Укучылар полииця хезмәткәрләрен якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котладылар, үз куллары белән ясалган рәсемнәрне тапшырдылар. Балаларга исә хуҗалар яктылык кайтаргыч элементы булган капчыклар, блокнотлар бүләк итте.
Класс җитәкчеләре Айсылу Занил кызына укучыларга кирәкле очрашуны оештырганы өчен рәхмәт белдерәбез.
Укучылар полиция формасы белән танышып кына калмыйча, баш киемнәрен сөенә- сөенә киеп карадылар, үзләрен зур кешеләр итеп хис иттеләр
Васил абый Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегенең аяклы тарихы, бар хезмәтен, көчен куеп, музейны булдыручы, аны тулыландырып торучы да ул. Укучыларга, киләчәк буынга алдагы тормыш өчен бик тә кирәкле музейны бугенгесе көндә дә баетып тора, аның һәрбер өлешен барлый, баета. Укучылар нинди генә сорау бирсәләр дә аларга аңлаешлы итеп, гади телдә сөйли, -дип хәбәр итте безгә сыйныф җитәкчесе Айсылу Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев