1 октябрьдән Россиядә бюджет хезмәткәрләренең эш хакы артачак
Билгеләп үтелгәнчә, тиешле боерык инде имзаланган.
Россиядә 1 октябрьдән бюджет оешмалары хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын 7,6 процентка арттырачаклар. Бу хакта РФ Хөкүмәте хәбәр итте.
Билгеләп үтелгәнчә, тиешле боерык инде имзаланган.
Хәбәрдә шулай ук Федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр, федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре, хәрби частьләрнең гражданлык персоналы һәм башка категорияләр югары хезмәт хакы ала башлаячак, дип күрсәтелгән.
Мондый хезмәткәрләрнең эш хакларын арттыруга федераль бюджетта 2025, 2026 һәм 2027 елларның план чорына 30,8 млрд сум каралган.
«Реаль хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру – хезмәт кодексында язылган хезмәткә түләү буенча закон тарафыннан билгеләнгән гарантияләрнең берсе», – дип ассызыкладылар РФ Хөкүмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев