Абхазиядә – татар Сабантуе
З июль көнне Абхазиянең Сухум шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйда актанышлылар да катнашты.
Бу бик мөһим вакыйга булды – Абхазия республикасында мондый татар милли бәйрәме беренче тапкыр үткәрелде.
Диңгез яры буенда үткәрелгән милли бәйрәмне Татарстан Республикасы һәм Абхазия Хөкүмәте бергәләшеп оештырдылар. Татарстан ягыннан бәйрәмне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы итеп Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы билгеләнгән иде.
Абхазия Сабантуе Мөхәҗирләр ярында рәсми делегацияләр катнашында узды. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Абхазия Президенты Бадра Гунба, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко катнашты.
Башка төбәкләрдән дә кунаклар күп булып килгәннәр. Татарстанлыларның, бигрәк тә актанышлыларның осталыклары һәрберсен үзенә җәлеп итеп торды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов әлеге зур бәйрәм чарасын оештыручылар һәм мөхтәрәм кунаклар буларак катнаштылар.
Оештыручылар татар мәдәниятен бар матурлыгы белән күрсәтергә тырышканнар. Биредә һөнәрчелек тә, кунакчыллык та зур әһәмияткә ия. Сабантуй өчен махсус мәдәни корылмалар ясалган. Яр буенда агачтан эшләнгән татар йорты һәм мәчет төзелгән. Шулай ук татар халкы тарихына, көнкүрешенә һәм мәдәни мирасына багышланган тематик павильоннар да бар иде.
Уеннар, бәйгеләр, җыр-бию
Спорт һәм милли уеннар аралаштырып алып барылган зур бәйрәмдә Сабантуй кунаклары өчен традицион ярышлар, балалар өчен уен мәйданчыклары, шулай ук билбау көрәше буенча халыкара турнир оештырылган.
Зур концерт программасында Татарстаннан иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады. Республикабызның музыкаль чыгышлары Актанышның мәдәният хезмәткәрләренә йөкләнгән иде. Алар милли музыка, биюләр һәм фольклорның якты палитрасын тәкъдим иттеләр. Барлыгы 200дән артык артист чыгыш ясады.
Барлык теләүчеләр өчен татар чәе белән 300 литрлы самовар кайнап торды. 1200 литрлы зур казанда (4000 порция) хуш исле бәрән шулпасы әзерләнде.
Олылар һәм балалар өчен күңелле уеннар, ярышлар оештырылды.
Татар халкының милли көрәш бәйгесендә якташыбыз Азат Габдрәшитов финалда Абхазия вәкиле Инал Гаделияне җиңде. Җиңүчегә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләк итеп сарык һәм Lada Granta автомобиле тапшырды.
Дуслык күпере
Оештыручылар һәм кунаклар бу бәйрәмне Абхазия белән Татарстан арасындагы дуслыкның һәм мәдәни күпернең символы дип карадылар. Чараның бер нәтиҗәсе итеп. Абхазиядә даими эшләп торучы татар авыл учагы турында карар кабул ителде.
Бзып авылында татар ишегалды даими эшләп торачак. Шулай итеп, бу гади концерт түгел, ә халыкара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча җитди адым булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев