Актаныш автотранспорт хуҗалыгы — район халкына уңайлы хезмәт күрсәтә
Актаныш муниципаль районы автотранспорт хуҗалыгы 2024 елның 24 сентябрендә эшен башлап җибәрде. Предприятие бүген район халкына төрле юнәлешләрдә уңайлы, ышанычлы транспорт хезмәте күрсәтә.
Хуҗалык карамагында Казан һәм Чаллы шәһәрләренә һәм авылларга йөрүче маршрутлар эшли. 9 муниципаль маршрут авылларга юл тота — алар район халкын көндәлек кирәк-ярак эшләренә, мәктәпләргә, медицина учреждениеләренә илтә. Шулай ук 19 мәктәп маршруты һәм 3 заказлы җиңел автомобиль даими рейслар башкара.
Барлыгы 33 автобус һәм 6 җиңел автомобиль исәптә тора. Водительләрнең күбесе — тәҗрибәле, озак еллар транспорт өлкәсендә эшләүчеләр.
Пассажирлар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Билетлар паспорт белән рәсмиләштерелә, мәгълүмат бердәм базага кертелә. Барлык пассажирлар иминиятләштерелә. Казан маршруты атнага ике тапкыр йөри: сәгать 4:00тә Актаныштан кузгала, ә Казаннан сәгать 15:00тә чыгып, кичке 20:00дә кире кайтып җитә.
Хуҗалык эшчәнлегенә карата халык тарафыннан зарлар юк — хезмәт күрсәтү сыйфаты канәгатьләнерлек дәрәҗәдә.
Алда торган һөнәри бәйрәм — Автомобильчеләр көне уңаеннан, ТР атказанган автотранспорт хезмәткәре ООО Автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе Әлхәт Рәхмәтуллин барлык хезмәттәшләрен һәм шофёрларны бәйрәм белән котлады:
“Барлык автомобильчеләрне чын күңелдән бәйрәм белән тәбриклим! Эшегездә имин юллар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим,” — диде ул.
Актаныш автотранспорт хуҗалыгы — районның хәрәкәтен тәэмин итүче ышанычлы терәк, халкыбызга көн дәвамында хезмәт итүче оешма булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев