Актаныш радиосында Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина туры эфирда чыгыш ясады
Бүген Актаныш радиосында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашында туры эфир узды. Чыгыш район халкы өчен мөһим булган социаль-икътисади мәсьәләләргә багышланды.
Эфир барышында депутат федераль дәрәҗәдә кабул ителгән законнар һәм карарлар турында сөйләде, аларның төбәкләрдә һәм муниципаль районнарда яшәүче кешеләр тормышына йогынтысына аерым тукталды. Социаль сәясәт, халыкка күрсәтелә торган дәүләт ярдәме, гаиләләргә, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм яшьләргә адреслы ярдәм чаралары чыгышның төп темаларының берсе булды.

Аерым игътибар пенсияләрне һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын индексацияләү мәсьәләләренә бирелде. Әлфия Когогина әлеге юнәлештә дәүләт тарафыннан барлык социаль йөкләмәләрнең дә үтәләчәген ассызыклады.
Чыгышта шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү темасы да күтәрелде. Депутат бу өлкәдә кабул ителгән карарларның дәвамлы характерда булуын, хәрбиләргә медицина, социаль һәм реабилитация ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.

Моннан тыш, сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл территорияләрен үстерү, социаль газлаштыру кебек мәсьәләләр дә телгә алынды. Әлеге юнәлешләрдә алып барылган эшләрнең район халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелүе ассызыкланды.
Туры эфир ахырында Әлфия Когогина радио тыңлаучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде, алга таба да халык белән ачык диалог алып баруның мөһимлеген билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев