Әлфия Когогина машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Предпринимательство» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итте.
«Балачактан ук хезмәт кешесенә зур хөрмәт белән карыйм — шулай тәрбияләделәр мине әти-әнием. Бу хөрмәтле кешеләр арасында машина төзелеше кебек мөһим тармакта хезмәт куючылар да бар! Бу батыр кешеләр машиналар төзи, димәк — тормыш төзи! Татарстан һәм Россиянең машина төзү комплексына лидерлык, үсеш һәм барлык юнәлешләрдә җиңүләр телим, ә заводларда эшләгән гаиләләргә — тынычлык, изгелек һәм ныклы сәламәтлек телим!» — дип котлады машина төзүчеләрне Әлфия Когогина.
Тантана барышында Әлфия Когогина Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән бергә республика машина төзелеше комплексының күренекле династияләренә бүләкләр тапшырды.
Шляхтинлар династиясенең (ПАО «КАМАЗ») гомуми хезмәт стажы 240 елдан артып китә. Киршиннар династиясе (АО «Казанькомпрессормаш») — 134 ел, Сорокиннар-Бешановлар-Галченковлар династиясе (АО «Казан вертолет заводы») — 395 ел, Хасановлар династиясе (Казан авиация заводы, С.П. Горбунов исемендәге ПАО «Туполев» филиалы) — 206 ел, Хөсәеновлар династиясе (АО «Вакууммаш») — 143 ел тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев