Актаныш

Актаныш районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Без Холокостны хәтерлибез

27 гыйнвар – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу һәм Совет гаскәрләре Гитлерның иң зур концлагере- Аушвиц-Освенцимны азат иткән көн. Бүген, 22 январь көнне район Социаль яклау бүлегенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокта «Без Холокостны хәтерлибез» дигән темага чара үткәрделәр.

Холокост- кешелек тарихында иң бөек фаҗигаләрнең берсе. 12 ел дәвамында Германия нацистлары һәм аларның төрле илләрдәге союздашлары бөтен бер милләтне – яһүдләрне тулысынча юк итәргә тырыша.

Социаль яклау бүлегенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан уздырылган "Без холокостны хәтерлибез" дигән темага чарада балалар «Холокост» термины белән таныштылар, видеопрезентация форматында Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары, «Нюрнберг законы»ның үз көченә керүе һәм аның коточкыч нәтиҗәләре турында белделәр. Чара тәмамлангач, катнашучылар әңгәмә кордылар һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Барысы да бу коточкыч вакыйгалар турындагы тарихи хәтерне сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки ул милли тигезлекне формалаштыруда төп роль уйный, бөтен җәмгыятьнең кешелек кыйммәтенә һәм дөньяга карашына йогынты ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев