БҮГЕН — ПИОНЕРИЯ КӨНЕ
19 май – Пионерия туган көн. В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән.
Ялкынлан, учак, дөрлә югары,
Без – пионерлар, эшче уллары.
Киләчәк чорлар чакыра безне,
«Һәрвакыт әзер!» пионер сүзе.
Пионер, комсомол, коммунист… Пионер — беренче дигән сүз. Пионерлар — билгесезлеккә юл салучылар, курку белми алдан баручылар. Пионерия оешмасы яшь буынны тәрбияләүнең иң мөһим чарасы булып торды. Күпме гомер үткән, күпме сулар аккан. Кайчандыр шаулап-гөрләп яшәгән пионерия инде тарихта гына калды.
Әмма бу хәрәкәт хәзер тагы да колачлырак төстә «Алдынгылар хәрәкәте» булып оешып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев