Фердинанд Закирҗанов Арчада узган яшь комбайнчылар бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады.
«Әнәк» агрофирмасы комбайнчысы Фердинанд Закирҗанов республика күләмендә узган «Хезмәт кешесен данлыйбыз» яшь комбайнчылар бәйгесендә икенче урынны яулады.

Арча районында узган һөнәри осталык бәйгесендә 30 яшькә кадәрге комбайнчылар экипажлары катнашты. Ярышның төп максаты — авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы яшь белгечләрнең һөнәри осталыгын бәяләү, тәҗрибә уртаклашу һәм игенче хезмәтенең абруен күтәрү.
Теоретик белемнәрен дә, практик осталыкларын да сынадылар
Бәйге берничә этаптан торды. Катнашучылар комбайнның төзелеше, аңа техник хезмәт күрсәтү, урып-җыю чорында хезмәтне саклау кагыйдәләре, икътисад һәм агротехнологияләр буенча теоретик белемнәрен күрсәтте.
Практик биремнәр вакытында яшь комбайнчыларга комбайнны технологик көйләү, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт эшләрен башкару осталыгын расларга туры килде.

Фердинанд Закирҗанов — республика бәйгесе призеры
Республика бәйгесендә икенче урынны яулау — Фердинанд Закирҗановның һөнәри осталыгы һәм тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе.
Райондашыбызны әлеге уңышы белән котлыйбыз! Аңа киләчәктә дә хезмәтендә зур уңышлар, яңа җиңүләр һәм мул уңышлар телибез!
Нет комментариев