Чын йөрәктән: Әбиләр һәм бабайлар көне уңаеннан
1 октябрь — лаеклы, зирәк, хөрмәтле, сабыр һәм чыдам кешеләргә багышлана.
29 сентябрьдә, якынлашып килүче «Өлкәннәр декадасы» кысаларында, Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Игелек үзәге», гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Әбиләр һәм бабайлар көне» дип исемләнгән чара булып узды.
Чара бик күңелле һәм җанлы үтте, уеннар, теләкләр, концерт номерлары белән үрелеп барды. Чараның иганәчесе җаваплылыгы чикләнгән «Актаныш агрофирмасы җәмгыяте җитәкчесе Рамиль Фирдус улы Вәлиев. Аңа бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Өлкәннәр бу көнне күңеле белән ял итте, уңай тәэссоратлар алар йөрәгендә якты хатирә булып калды.
Дилбәр Фазаелова, «Игелек үзәге» директор урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев