Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакы күләмен арттырды
Россия Дәүләт Думасы өченче укылышта минималь хезмәт хакы күләмен 6,3%ка арттыру турында законны кабул итте.
Әлеге закон нигезендә 2023 елның 1 гыйнварынан минималь хезмәт хакы күләме аена 16 242 сум булачак. Моңарчы 2022 елның 1 июненнән МРОТ 15 279 сум күләмендә билгеләнгән иде.
Аңа кадәр Владимир Путин 2023 елда яшәү минимумын 14375 сум күләмендә билгели торган законга кул куйган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев