Актаныш

Актаныш районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Ел әйләнәсе хәрби хезмәткә чакыру турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде

Дәүләт Думасы ел әйләнәсе хәрби хезмәткә чакыру мөмкинлеген күздә тотучы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС яза.

Яңа закон проекты нигезендә, медицина тикшерүе, һөнәри психологик сайлап алу һәм хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышлары ел дәвамында үткәреләчәк. Шул ук вакытта хезмәткә алынучыларны хәрби хезмәт узу урыннарына җибәрү елга ике тапкыр – 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр булачак.

Инициатива авторлары шулай ук гражданнарның аерым категорияләре өчен хәрби хезмәткә җибәрүнең махсус срокларын билгеләргә тәкъдим итә. Мәсәлән, авылларда яшәүче һәм кыр эшләрендә катнашучы кешеләр 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр, белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре 1 майдан 15 июльгә кадәр, ә Ерак Төньякның аерым районнарында яшәүчеләр 1 майдан 15 июльгә кадәр яки 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр хәрби хезмәт узу урыннарына җибәреләчәк.

Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, яңа чара «хәрби хезмәткә чакыру пунктларына йөкләнешне тигез итеп бүләргә һәм гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру процедурасының сыйфатын арттырырга» мөмкинлек бирәчәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев