Һөнәренә тугры шофёр
Исхаков Хамис Гавис улы — озак еллар дәвамында Актаныш районының автотранспорт хуҗалыгында хезмәт куйган тәҗрибәле шофёр. Аның хезмәт юлы 1980 елда башлана.
— 80 елда АТХда эшли башлаган идем, — дип искә ала Хамис абый. — 83 елда инде автобуска утырдым. Шуннан бирле күбрәк автобус йөрттем инде.
76 елда беренче тапкыр руль артына утырганнан бирле ул хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәүче машина йөртүче булып таныла.
— Автобус шоферының җаваплылыгы бик зур, — ди ул. — Без бит кеше йөртәбез, пассажирларның гомере безнең кулда. Шуңа күрә һәр көн юлга чыкканда иң беренче чиратта иминлек турында уйлыйм.
— Балалар бик тәртипле, сүзне тыңлыйлар. Автобуста үзләрен яхшы тоталар, пычратмыйлар, — дип елмая ул.
Оешмада водительләр өчен даими рәвештә инструктажлар үткәрелә, техник куркынычсызлыкка зур игътибар бирелә.
—Эшкә юлга өч көн иртәнге җиденче яртыда, өч көн җидедә чыгып китәм, дәресләр тәмамланганчы көтеп торабыз, аннары балаларны өйләренә кайтарып куябыз, — ди тәҗрибәле шофёр.
Хезмәт юлын җиренә җиткереп башкаручы, намус белән эшләүче Хамис Исхаков якынлашып килүче һөнәри бәйрәм — Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан барлык юлдашларына да ихлас теләкләрен җиткерә:
— Барлык шофёрларга исәнлек-саулык, хәвеф-хәтәрсез юллар, гаиләләренә тынычлык һәм бәхет телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев