Изге эшләре үзләренә савап булып әйләнеп кайтсын: Усыдан яңалык
«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», — дип юкка гына җырланмый җырларда.
Районыбызда барлык авылларда да әрвахларның мәңгелек йортларын кипкән үләннән, өеп куелган чүп-чардан, корыган агачтан даими чистартыла. Алай гына да түгел, күпчелек зиратларны коймалары яңартыла.
— Авыл халкы ярдәме белән Усы авылында зират коймасы яңартылды. Материаллар үзара салым акчасына алынды. Өмәдә катнашкан авылдашларга ныклы сәламәтлек телибез. Катнашмый калган авылдашларыбызны киләсе өмәләрдә актив катнашырга чакырабыз, диләр Усы авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре.
Һәр кешенең соңгы йорты — зират. Мондый чаралар алга таба да дәвам итсен иде һәм анда барлык район халкы да күбрәк катнашсын иде. Мәңгелек йортларыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, күңелләребез дә тыныч булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев