Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Калфак

Нәрсә соң ул калфак? Бизәнү әйбереме, әллә башка аңлатмасы бармы?

Җәмәгать, калфак — ул хатын-кызның баш киеме. Ышанмасагыз, сүзлекләрдән карагыз.
Миңа 95 яшь, аны кияргә туры килмәде, ә менә әнкәемнең калфагы бар иде. Маңгай туры чигелгән, сәйлән белән бизәлгән иде. Ул аны өйдә, физик эш башкарганда кимәде. Каядыр барасы булса, яулык эченнән, маңгай чәчен каплатып киеп куя иде.


Калфак хатын-кызны матур, нәзәкатьле, инсафлы, тыйнак һәм җыйнак итеп күрсәтә бит. Ул минем яшьлегемдә шулай истә калган.
Моннан берничә дистә ел элек «Зәңгәр шәл» спектаклен карадым. Анда абыстайлар (мулла хатыннары) аш мәҗлесенә барырга әзерләнгәндә, калфак киеп, өстеннән шәл-яулык ябынганнар иде. Бу сәхнә әсәре әле дә куела бит. Хәзерге артистлар ничек икән, калфак кияләр микән?


Быел ураза бәйрәме көнендә, 21 апрельдә телевизордан «Мөнәҗәт әйтәм» тапшыруын карадым. Хатын-кызлар үз чыгышларын калфак кимичә, яулык бөркәнеп башкардылар. 


Хәзерге хатын-кызлар калфакны баш киеме түгел, ә бизәнү әйбере итеп кулланалар. Баш түбәсенә кадап куялар, колак кырыена эләләр — кем ничек тели, шулай файдалана. Хәтта яулык өстенә беркетәләр. Төрле үлчәмдәгесе, төрле формадагысы бар. Ләкин баш киеме түгел. 


Үзгәртеп корабыз дигәч тә, бигрәк инде, бер читтән икенче чиккә сикерәләр түгелме соң?

Дәлия ХАННАНОВА язган әлеге бик матур язманың дәвамы белән «Актаныш таңнары» газетасының 9 июнь санында танышу мөмкинлеге бар, иптәшләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев