Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Картаямыни соң йөрәк: Киров авылы өлкәннәре сәяхәт кылды

Изге җанлы, танылган райондашыбыз Венера Сабитова Киров авылы өлкәннәренә истәлекле сәяхәт бүләк итте.

Күпбалалы Сабитовлар гаиләсенең үрнәклегенә һәм игелекле гамәлләренә чикләр юк!

Ул үзенең шәхси автобусында өлкән яшьтәге якташларын-кировлыларны иң башта Искә Сәфәр мәдәният йортына, соңныннан Әнәк авылындагы «Бабайда кунакта» музеена алып барды. 

Мәхтәрәм өлкәннәребезне Сәфәр мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һарунов һәм аның хезмәттәшләре олуг хөрмәт белән каршы алды. Мәдәни учакның эшчәнлеге хакында таныштыру өлешеннән соң, аның каршында эшләүче туган як тарихын өйрәнү музеенда булдылар. 

Сәяхәт Усы авылының бик матур урынында — «Зөһрә» чишмәсе янында тәмамланды. Хөрмәтле сәяхәтчеләрне һәр авылда тәмле чәй табыннары белән ихтирам иттеләр.

Районыбызның йөзек кашы булган «Бабайда кунакта» музее дирекциясенә, Илдус Һаруновка һәм Усы авылы китапханәчесе Сирина Шәмсиевага, автобус водителе — Венера апаның тормыш иптәше Алммаз Сабитовка да ветераннар ихлас рәхмәтләр укый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев