Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Куркыныч табылдык: Ике ир-атның үле гәүдәләрен тапканнар

Ярый әле күрше хатын һәм участковый уяулык күрсәткәннәр.

Кичә, 22.00 сәгатьтә, Чаллының ГЭС бистәсенең җиденче комплексы йортында яшәүче хатын полиция һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Махсус хезмәтләр хезмәткәрләренә ул күршесен күптән күрмәвен һәм аның янына кереп чыгарга карар кылуын аңлаткан. Ханым 44 яшьлек күршесен бүлмәдә тормыш билгеләре булмаган килеш таба. Табиблар үлемне раслаган. Бу адәм бер атна элек чамасы вафат булган. Рәсми рәвештә ул беркайда да эшләмәгән. Әстагъфирулла! Күпме вакыт үткән бит...

48нче комплекстагы бер йорттан тагын бер Чаллы кешесенең язмышы турында беренче булып участок полициясе белгән. Алдагы көнне, сәгать 15.00, күршеләренең күренмәү, урамга чыкмавына борчылган подъезд буенча күрше-күләме чакырткан. Ачыкланганча, 60 яшьлек пенсионер якынча ун сәгать элек вафат булган.

Бу чаллыларның үлем сәбәпләре билгеләнә, дип хәбәр ителә «Челнинские известия» сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев