Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Мәскәүгә дроннар һөҗүм иткән: «Нәкъ миңа таба оча!.. Бәлки таяргадыр моннан?!»

Бүген, 30 май иртәсендә, Мәскәүнең биек йортларына дроннар һөҗүм иткән. Җитди зыян күрүчеләр юк. Шәһәр мэры Сергей Собянин телеграмдагы каналында шул турыда хәбәр итте.

 

 

 

 

 

РИА Новости язуынча, башкаладагы ике йортта яшәүчеләр эвакуацияләнгән.

Собянин белдерүенчә, беркем дә җитди зыян күрмәгән, табибларга ике кеше мөрәҗәгать иткән.

Бер дрон Мәскәүнең Профсоюз урамындагы 98 нче йортның өске катларына шартлаткыч ташлаган, йортның фасады һәм пыяласы зыян күргән. Шартлаткыч дронның бер өлеше белән бергә фатирга очып кергән, әмма шартламаган. Мондый шартлаткыч ярты метр калынлыктагы стенаны да җимерергә сәләтле дип язалар.

Тагын бер пилотсыз аппарат Яңа Мәскәүнең Атласов урамындагы 24 катлы торак йортның фасадын җимергән.

Мәскәүдә Ленин проспектыннан Михаил Певцов урамына кадәр Удальцов урамы транспорт өчен ябылган. Моннан тыш, Ленин проспектындагы 92к1 йортында яшәүче кеше «РИА Новости»га пилотсыз аппаратның 14 нче каттагы фатирга эләгүен хәбәр иткән. Анда өч кеше яшәгән. Зыян күрүчеләр юк. Бина янына полиция, ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерүчеләр җыелган. 

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев та төбәктә ПВО системасы берничә дронны бәреп төшерүен әйтте. 

Һәлакәт урыннарында барлык ашыгыч хезмәтләр эшли. Пилотсыз аппаратлар һөҗүме белән бәйле рәвештә, Мәскәүдә полиция өчен «Тайфун» планы игълан ителгән, спутник элемтәсе сүндерелгән. Дроннар һөҗүм иткән йортлардан кешеләр якындагы мәктәпкә эвакуацияләнгән.

Росавиация дә Мәскәү аэропортларының штат режимында эшләвен белдерә.

Шулай ук МЧС хезмәткәрләренә «Сбор» командасы игълан ителде. Сүз барлык шәхси составны җәлеп итү һәм резерв техникасын куллану турында бара.

Моннан тыш, башкала халкы, таксистлар GPS системасының өзеклекләр белән эшләвеннән зарлана. Mash телеграм каналы белдерүенчә, шәһәрдә спутник элемтәсе сигналларын пилотсыз аппаратлар белән идарә итә алмасыннар өчен сүндергәннәр.

 «Шот» каналы язуынча, Одинцово районында дүрт дрон бер-берсеннән 500 метр ераклыкта очып барганнар. «База» чыганаклары мәгълүматларына караганда, аларның күпчелеген Мәскәү өлкәсендәге ПВО системасы бәреп төшергән, пилотсыз аппаратларның бер өлеше агачларга һәм чыбыкларга эләгеп калган, чөнки алар бик түбән биеклектә очкан. 

«Иртән Киев режимы Мәскәүдәге объектларга пилотсыз очу аппаратлары белән террор һөҗүме ясады», – дип раслады Россия Оборона министрлыгы. Анда хәбәр итүләренчә, һөҗүмгә самолет тибындагы сигез беспилотник җәлеп ителгән. Барлык аппаратлар бәреп төшерелгән. Аларның өчесе радиоэлектрон көрәш чаралары ярдәмендә идарәсен югалткан һәм билгеләнгән юлыннан читкә тайпылган. 

Тагын биш пилотсыз очу аппаратын Мәскәү янындагы «Панцирь-С» зенит ракета-пушка комплексы юк иткән.

Телеграм каналларда Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр төшергән видеолар таралды.

Бер кеше тәрәзәсеннән дрон һөҗүмен төшерә: «Нәкъ миңа таба оча, кара!», – дип кемгәдер кычкыра. Икенче бер кеше дронның коттедж бистәсе янындагы кырга төшеп шартлавын төшереп торган. Өченчесе шартлаган дронны карап тора. «Нәкъ безнең йорт янында, … – дип сүгенә ул. – Бәлки таяргадыр моннан? Түбәгә менгән идем – алар якынайганнан якыная бара. Берсе ерактарак иде, икенчесе… Хәерле иртә!» 

Дроннарны «Рублевка» коттедж бистәсе янында да төшергәннәр. Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр моның ничек булганын сөйли. «4.16 уяндым. Көчле шартлау ишетеп уяндык. Тәрәзә ачык иде, көчле булды. Бөтен кеше урамга чыкты», – ди берәү. «Өй янында калдыклар аунап ята, өйгә кертмиләр. Ә бала йоклый да алмый»; «Ватылган тәрәзә тавышыннан уяндым. 7 дә тулмаган иде әле. Биш минут та узмады, безне эвакуацияләделәр», – дип уртаклаша Мәскәү халкы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев