Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Озын гомерлеләр — безнең байлыгыбыз: Бүген Азнакай ветераннары бездә кунакта

Актаныш районының ветераннар оешмасы башка районнарның һәм шәһәр җирлекләренең ветераннары белән үзара дустанә мөгамәләдә, бер-берсе белән аралашып яшиләр. Безнең өлкәннәребез еш кына үзләре дә сәяхәтләргә чыгалар, кунак та каршыларга яраталар.

Менә бүген дә Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев җитәкчелегендә азнакайлыларны район чигендә зур ихтирам вә хөрмәт белән каршыладык. Бәрәкәтле басуларыбызда күкрәп үскән икмәк һәм тоз белән каршы алу йоласы да монда тиешенчә үтәлде.

 

Биредә ветераннар оешмасы активы, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнары белән очрашу мизгелен тагы да тантаналырак төскә төреп җибәрделәр. 

 

— Без сезне үзебезнең Актаныш җирендә күрергә бик шатбыз! Бүген сез бездә көнегезне рәхәтләнеп ял итеп үткәреп, рәхәт итеп арып-талып, матур тәэсиратлар туплап кайтып китәрсез, дип ышанып калабыз! Хөрмәтле кунаклар, бу безнең тәүге җирлек — Чуракай җирлеге. Туймазылылар, башкортстанлылар да биредә! — дип ихлас сәламләде Дилбәр Миркасыйм кызы. 

Картлыкның да үз яме бар сокланып туялмаслык, диләр. Чыннан да шулай! Ветераннарыбызның кайберләре бер-берсе белән якын танышлар да булып чыктылар, кайсылары бер тармакта хезмәт куеп, хаклы ялга чыкканнар. Мөхтәрәм өлкәннәрәбезнең планнары бүгенге көнгә зурдан! Иң башта «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле филармониясендә булачак алар, аннан соң паромга кузгалалар. Сәяхәтне дәвам итеп Әнәккә юл тотачаклар. Изге сәфәрләр, хәерле юллар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев